САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Марзия апага Мәскәүдән чәчәк бәйләме җибәргәннәр

Күтәмәле авылында яшәүче Минhаҗетдинова Марзия Вәҗетдин кызына бүген 90 яшь тулды.

Олуг юбилее белән ветеранны Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев, Күтәмәле мәктәбе директоры Радис Мәрданшин, район Советы hәм авыл җирлеге депутаты Альбина Сабирова тәбрикләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Казанда яшәүче бертуган апасы, аның улы Илhам, энесенең кызы Зөлфирә дә якын кешеләрен хөрмәтләделәр. Юбилее уңаеннан Марзия апага Мәскәүдә яшәүче сеңлесе чәчәк бәйләме җибәргән. Аны шул арада такси хезмәткәре кертеп тапшырды. Марзия апа 35 ел мәктәптә эшләгән. Техничка, интернатта төнге тәрбияче, пешекче хезмәтләрен башкарган.
- Бу яшькә җитәрмен дип, бер дә уйламадым, Аллаh Тәгаләгә рәхмәт. Миңа булган хөрмәткә рәхмәт, - диде юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев