САРМАН
  • Рус Тат
  • Ләшәү Тамак авылында яшәүче Нәсимә апа 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

    Бүген – 20 октябрь көнне Ләшәү Тамак авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Гайфуллина Нәсимә Вәлиәхмәт кызына 90 яшь тулды.

    Юбилярны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Нәсимә апага котлау сүзләрен шулай ук район халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, авыл ветераннар советы рәисе Гөлмира Ситдыйкова җиткерделәр.
    Нәсимә апа хакындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
    Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: