САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Люда апа туксанда да спорт белән дус + ВИДЕО

Бүген Кәүҗияк авылында яшәүче Салихҗанова Люда Салих кызына туксан яшь тулды.

Люда апа Куҗак авылында туып-үсә. Шушы авыл мәктәбендә сигез сыйныфны тәмамлый. Фермада сыер савучы булып эшли. Егерме биш яшендә Таһир исемле Куҗак авылы егетенә кияүгә чыга. Матур гына итеп бер ул һәм бер кыз үстергәндә, тормыш иптәше юл һәлакәтендә үлеп китә. Соңыннан Люда апа Кәүҗияк авылында яшәүче өч бала белән тол калган Рөстәм абый белән тормы корып җибәрә. Бергәләп үзенең — ике, Рөстәм абыйның өч баласын аякка бастыралар. Люда апа Кәүҗияктә дә сыер савучы булып эшли, лаеклы ялга да шуннан чыга. Бүгенге көндә ул кызы Рәмзия ханым тәрбиясендә яши. Өлкән яшьтә булса да, тик торырга һич яратмый. Кәҗәсен дә үзе карый, көн саен скандинавия таяклары белән әллә кайлардан урап кайта.

Люда апаны гомер бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов һәм ветераннар советы рәисе Фәүзимә Шакирова, Люда апаның якыннары да ветеранга иң матур теләкләрен җиткерделәр.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев