САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кәримә апа 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бүген Яңа Минзәләбаш авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны, герой ана Гайфуллина Кәримә Сөләйман кызына 90 яшь тулды.

Кәримә апа Азнакай районының Кызыл Чишмә авылында туып үскән. Кечкенәдән үк колхозда атлар караучы әтисенең кул арасына керә башлый. Сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда урманын да кисә, сабанын да сөрә, терлек тә карый, сал да агыза. Кыскасы, язмыш аны төрле тарафларга ташлый. Тормышка чыккач, “Корыч кул” колхозында төрле эшләрдә эшли, лаеклы ялга да шуннан чыга. Тормыш иптәше Бәгыйс абый белән биш бала тәрбияләп үстерә.
Кәримә апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы һәм үз исеменнән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Җәлил муниципаль берәмлеге аппараты эшләре белән идарә итүче Гөлнара Гарифуллина, поселок ветераннар советы рәисе Әнисә Минһаҗева юбилярга җәлиллеләр исеменнән иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Кәримә апа турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев