САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Корыч ничек чыныгу серен Фәрит Зәкиев яхшы белә 

Югары Әхмәт авылында гомер кичерүче Зәкиев Фәрит Гали улына бүген 70 яшь тулды.

Аны олуг юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов тәбрикләделәр, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар. Мөслим районы Зур Чакмак авылы егете сарманлыларга яхшы таныш. Районда эшмәкәрлек үсеш алган чорларда Фәрит Зәкиев, беренчеләрдән булып, “Монтажник” кече предприятиесен оештыра. Аның җитәкчелегендә районда мәчетләр, печән саклау складлары, җылытылган тукталышлар, материаль-техник складлар, автогаражлар һәм башка объектлар төзелә. “Бузат” чишмәсе, Татар Илеге буен төзекләндерүгә, үзәктә коеларны матурлауга аның шәхси зур өлеше кергән. 
Тормыш иптәше Зәкия Дәүләтгәрәй кызы белән бер кыз, бер ул тәрбияләп үстерделәр, оныклар куанычы күрәләр. Тигез тормышта озак еллар сәламәт яшәргә язсын үзләренә. 
Бу хакта тулырак газетаның алдагы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев