САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әхтәм абый белән Гыйная апа алтын туйларын билгеләп үтәләр

Бүген Сарманда яшәүче Әхтәм Йосыф улы һәм Гыйная Сабир кызы Зариповлар алтын туйларын билгеләп үтәләр.

Аларны күркәм гомер бәйрәмнәре белән район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Районыбызның иң матур парларының берсенә матур теләкләрен шулай ук загс бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина һәм район ветераннар советы рәисе урынбасары Лилия Мәүлиева да җиткерделәр.
Әхтәм абый белән Гыйная апа турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев