САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хәния Шакирҗан кызы 95 яшен билгеләп үтте

Сарман авылында яшәүче Шакирҗанова Хәния Шакирҗан кызына 17 февраль көнне 95 яшь тулды.

Ветеранны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды. Юбилярны шулай ук Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, социаль яклау бүләге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, балалары, оныклары, туганнары котладылар, изге теләкләрен юлладылар. 
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы саннарында укыгыз. 
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев