САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кәүҗияк аксакалы Мөхлисулла абыйга 90 яшь тулды

Кәүҗияк авылында гомер кичерүче хезмәт ветераны Кәлимуллин Мөхлисулла Кәлимулла улы бүген тугызынчы дистәсен тутырды.

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов, авыл ветераннар советы рәисе Фәүзимә Шакирова да авылдашларына хөрмәт һәм игътибар күрсәттеләр, аның хезмәт һәм тормыш елларыннан истәлекләр белән бүлештеләр, киләчәктә дә сәламәт булуын теләделәр. 
30 сентябрь көнне Мөхлисулла абыйның 60 ел бергә гомер кичергән тормыш иптәше Бриллиант апаны соңгы юлга озатканнар. Алар бергә биш бала үстергәннәр, аларга төпле тәрбия биргәннәр. Ветеран бүгенге көндә улы Расих белән килене Рәсимә тәрбиясендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев