САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Юлтимер авылының иң өлкән кешесе Гайнур Габдрахмановага 95 яшь тулды

Юлтимер авылында яшәүче Габдрахманова Гайнур Габдрахман кызының йорты бүген иртәдән күңелле мәшәкатьләрдән гөрләп торды.

Нәселләренең иң өлкән апасын котлап, бертуганнарының балалары, күршеләре, бергә хезмәт куйган авылдашлары җыелганнар. Юбилярны район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, изге теләкләрен әйтеп, чәчәк бәйләме, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов, китапханәче Нурания Әхмәтҗанова, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, якыннары да Гайнур апага бәрәкәтле сихәт гомер теләделәр. 
- Аллаhка шөкер, берүзем түгел. Киленем кайтып тора. Авылдашларым бик хөрмәт итәләр, бер аш-судан калдырмыйлар, килеп алалар, китереп куялар. Энемнең тормыш иптәше Хәмдия, аның улы Тәлгать, килене Кадрия бөтен эшемне эшләшәләр, бик тәрбиялиләр, пешкән ризыкларыннан, мунчадан калдырмыйлар. Барысына да зур рәхмәт. Бүген дә олы хөрмәт күрдем, барыгызга да рәхмәтем чиксез. Дөньялар тыныч булсын, исән-сау булыгыз, - диде Гайнур апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев