САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Минзәләбаш авылында Зәйнәп апаның 95 яшен билгеләп үттеләр

Сибгатуллина Зәйнәп Сибгатулла кызын олуг юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде.

Ул юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Әлфинур Мияссәрова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, район ветераннар советы оешмасы белгече Лилия Мәүлиева, авылның имам-хатыйбы Илдар Әшрафуллин да Зәйнәп апаны гомер бәйрәме белән тәбрикләделәр, сихәт гомер теләделәр. Ветеран бүгенге көндә улы Фирдәүс тәрбиясендә яши. Аның якын дуслары – “Татнефть” идарәсе профком рәисе Гомәр Яруллин, идарәнең бүлек начальнигы Разыйф Мансуров, Азнакайда яшәүче Илдар Динмөхәммәтов та Зәйнәп апаны хөрмәт итеп кайтканнар. Барысы да аны чәчәкләргә күмделәр, алдагы көннәрендә дә кадер-хөрмәттә яшәвен теләделәр. Туганнары, балалары, оныкларыннан да юбиляр матур теләкләр кабул итте.
Бу хакта тулырак газетаның алдагы санында укыгыз.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев