САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Минзәләбаш авылында гомер итүче Кызрачева Нурзия Мәрвәр кызы шушы көннәрдә 50 яшьлек юбилеен билгели

Иске Минзәләбаш авылында гомер итүче якын кешебез Кызрачева Нурзия Мәрвәр кызының 21 апрельдә-50 яшьлек олы юбилее.

Әле кайчан гына матур бантиклар тагып, зур чәчәк бәйләмнәре тотып, беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап кергән идек. 1997 елның сентябре иде ул. Безне ишек төбеннән беренче укытучыбыз-минем яраткан әнием каршы алган иде. Әнием миңа ул көнне аеруча матур күренде. Өстендә кып-кызыл, өр-яңа костюм, ә кулында- чәчәк бәйләмнәре. Әниемнең элекке укучылары алданрак өлгергәннәр иде. Үзе кош тоткан шикелле сөенә-әле беребезнең, әле икенчебезнең аркасыннан сөя, һәрберебез белән шулай таныша. Аның йөзендәге алсулык, чәчәкләрнең алсулыгы, безнең җәй буе каралган йөзләребезгә дә күчә.

Ундүртебез дә җыйналып беткәч, хуҗаларча сыйныфыбызга атладык.

Шулай итеп ягымлы, назлы, акыллы әнием-минем беренче укытучым булды. Ул-минем нәни кулларымнан тотып язарга, укырга, дөньяны танып белергә өйрәтүче. Миндә һәм сыйныфташларымда мәктәпкә мәхәббәт уятучы, олыны-олы, кечене-кече итәргә, бер-беребездән уздырып тырышып укырга өйрәтүче дә ул минем әни! Музыка дәресләрендә үзе баянда уйнап, берсеннән-берсе матур җырлар өйрәтүче дә ул.

Әнием- өйдә дә барыбызга зур терәк, гаиләбезнең ышанычы, таянычы. Мин аның белән горурланам.

Иң газиз, иң кадерле әнием тормыш маягым, акыллы мөгаллимем! Укучыларның тәртипле булуын, сабырлык, тынычлык, ак бәхетләр телим. Сиңа әти белән тигезлектә, сәламәтлектә яшәвегезне телибез.

Кызың Гүзәл, киявең Фәнил, оныкларың Риналь һәм Динә. Бу теләкләргә апаем Раиль, әтием дә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев