САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Кәшер авылында яшәүче Рамазанова Рәйсә Илһам кызына бүген 90 яшь тулды

Аны олуг юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде. Ул юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлек бүләге тапшырды.

Тыл һәм хезмәт ветеранын котларга шулай ук “Шәфкать” үзәге директоры  Гөлнара Хуҗина, социаль яклау бүлегенең әйдәп баручы белгече Рәүфә Фәррахова, район ветераннар советы белгече Лилия Мәүлиева, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов һәм   авыл ветераннар советы рәисе Зинаида Якупова килделәр. Алар Рәйсә апага иң изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.    

Бу хакта тулырак язма - газетабызның киләсе санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев