САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Илексаз авылында яшәүче Гыйльметдинов Кыяметдин Гыйльметдин улына 90 яшь тулды + ВИДЕО

Олуг юбилее белән ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде.

Ул юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов, авыл ветераннар советы рәисе Рәмзия Харисова, якынары, туганнары да Кыяметдин абыйга изге теләкләрен җиткерделәр.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев