САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гыйльфановлар алтын юбилейларын бәйрәм итәләр

Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Миңненур һәм Риф Гыйльфановларның гаилә корып яши башлауларына бүген 50 ел тулды.

Алтын юбилярларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде һәм район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов, гражданлык актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, балалары, туганнары да юбилярларга озын тигез гомер, сихәт тормыш теләделәр. 
- Без бик бәхетле. Аллага шөкер, матур яшибез. Балалар, оныклар да тәүфыйклы, алар өчен сөенеп гомер кичерәбез, - диде Миңненур апа. 
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары hәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев