САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлүсә апаны ике көн тәбрикләделәр

Яңа Имән авылында яшәүче Дәүләтова Гөлүсә Фатыйх кызы 1933 елның 12 декабрендә туган, әмма туу турындагы таныклыгына «18 декабрь» дип язылган.

Шуңа күрә 90 яше тулу уңаеннан котлау сүзләрен дә ул ике көн дәвамында кабул итте. Узган атнада юбилярның туганнары, якыннары бергә җыелып, Корьән ашы үткәрделәр. Бүген исә ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Ләйсирә Хисамова, авыл җирлеге һәм район Советы депутаты Альбина Сабирова да Гөлүсә апага сихәтлек, кадер-хөрмәт, хәерле гомер теләделәр.

Бүгенге көндә улы Флер гаиләсендә яшәүче әни бик тәрбияле гомер кичерә.

— Аллаһка шөкер, тормышлар җитү хәзер. Үземә аерым бүлмә бар, телевизор, радио, сәгатем эшли. Әнә фотодан ирем карап тора, — дип, бүлмәсенә алып кереп күрсәтте Гөлүсә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев