САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлаулар

Флюра апа 90 яшенә якыннарын кунакка җыйды

Дүсем авылында яшәүче Әхмәдишина Флюра Габделгани кызына бүген 90 яшь тулды.

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме hәм истәлекле бүләк тапшырды. Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, ветераннар советы рәисе Гөлмира Ситдыйкова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, үзәк белгече Айгөл Хәйруллина, социаль хезмәткәр Раушания Хәмитова, балалары, кодагые Наҗия апа, туганнары, күршеләре дә Флюра апага сихәт гомер, аек акыл-зиhен, кадер-хөрмәт теләделәр. 
-Ил-көннәребез тыныч, гаиләләрегез имин, үзегез эшле, ашлы, мул тормышлы булыгыз, - диде юбиляр, теләкләргә җавап итеп. 
Флюра апага, СөбханАллаh, үз яшен биреп булмый әле. Хәтере дә сокландыра, җор теле шаккатыра. Тормыш иптәше Наил абый белән 54 ел бергә яшәп, 5 балага гомер бүләк иткәннәр. Кызганыч, гаилә башлыгы моннан 15 ел элек вафат булган. Әмма ул якыннары күңелендә мәңге саклана. Флюра апага аның гомерен дә насыйп итеп, озак еллар сихәтлектә яшәсә иде әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев