САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

“Электроника” кибете хуҗасы Рәүф Фатыйхов райондашларны "Радио көне" белән тәбрикли

Радио һәм элемтә тармагы җәмгыять һәм халык тормышында элек-электән мөһим роль уйнаган, һәм аның әһәмияте көннән-көн арта гына бара.

Ул чикләнмәгән күләмдәге кешеләргә кирәкле мәгълүматны алырга һәм файдаланырга мөмкинлек бирә. Бүгенге югары технологияләр заманында исә кирәкле текстны гына түгел, рәсем, тавышны да ерак араларга тапшырырга мөмкин. Шунысын да әйтергә кирәк: календарь битләрендә 7 май – Радио көне, элемтәнең барлык тармаклары хезмәткәрләре бәйрәменең аерым урын алып торуы үзе үк бу хезмәтнең мөһимлеге, аңа дәүләт тарафыннан зур әһәмият бирелүе турында сөйли. Хөрмәтле радио һәм элемтә тармагы хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, йортларыгызга бәхет-шатлык, иминлек телим. Киләчәктә дә  һәркайсыгызга хезмәт уңышлары, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев