САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бүген Әзһәрия апа 90 яшен бәйрәм итә

Быелгы Җиңү язы Чукмарлы авылында яшәүче Хафизова Әзһәрия Әгъләм кызы өчен икеләтә истәлекле. Аңа бүген 90 яшь тула.

1930 елның 9 маенда Игәнәбаш авылында туган ул. Балачагы бик авыр елларга туры килгән. 1931 елда Әзһәрия апаның әтисен, кулак дип, кулга алалар, һәм ул Алабуга төрмәсендә атып үтерелә. Әнисе белән икесен өйләреннән куып чыгаргач, ике ятим урамда калалар. Ярый әле, күршеләре яхшы кешеләр булалар: үзләренә өйдәшче итеп яшәргә кертәләр...

Тормыш дигәнең катлаулы нәрсә шул, гел шатлык-сөенечләрдән генә тормый. Әзһәрия апага бик күп кайгы-хәсрәт күрергә туры килә. Ул тормыш иптәшен, биш баласын җирли. Ана өчен үз баласын югалтудан да авыррак хәсрәт юктыр, мөгаен. Күтәрә алмаслык ачы кайгыларны сабырлык белән уздыра ул. Бүгенге көндә Рәсимәсе Әгерҗе районында яши. Ул, еш кайтып, әнисенә ярдәм итеп тора. Оныкларының да игътибарын, хөрмәтен тоеп, алар өчен сөенеп, барчасына бәхет-саулык теләп яши Әзһәрия апа. Күпне күргән, әмма сынмаган, сынатмаган олы йөрәкле Анага Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә сабырлык, ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле гомер, кадер-хөрмәт насыйп итсен иде. Авырлыкларны җиңгән Әзһәрия апаның әле тагын бик күп еллар Җиңү көнен бәйрәм итәргә хакы бар.

Әзһәрия апа турында тулырак газетабызның №18 саныннан укый аласыз
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев