САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйх Харисовка 100 яшь тулды +ВИДЕО

Котлыйбыз!

Куҗак авылында туып, Җәлилдә яшәгән, бүгенге көндә Азнакай шәһәрендә кызы тәрбиясендә гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйх Харис улы Харисовка бүген 100 яшь тулды. 

1942 елда хәрби хезмәткә алына ул. Аны Ленинград фронтына җибәрәләр. 1943 елда, каты яраланып, госпитальгә эләгә. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Ленинградны яклаган өчен", Жуков һәм медальләр иясе "Хезмәт ветераны" исеменә лаек була. Гасырлык юбилее белән Фатыйх абыйны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, иң изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау открыткаларын, истәлек бүләкләре, Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан, күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре, аграр көллияте кызлары пешергән "Җиңү торты"н тапшырды. Юбилярны хәрби комиссар Дашгын Гасанов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Җәлил поселогы башлыгы Рафыйк Кәримов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, балалары, оныклары, туганнары тәбрикләделәр, сихәтлек теләделәр.

Альбина Сабирова язмасы,фотолары һәм видеосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев