САРМАН
  • Рус Тат
  • Баткак авылында яшәүче Екатерина Николаевна Николаевага бүген 90 яшь тулды

    Олуг юбилее белән ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, аның урынбасары Ләйсәнә Баһманова, авыл ветераннар советы рәисе Зинаида Якупова, балалары, онык-оныкчыклары, туганнары, авылдашлары тәбрикләделәр.

    Фәндәс Әнәсович юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды. 
    Лениногорск районы (хәзер Әлмәт районы) Васильевка авылында туган Екатерина Николаевна Баткак авылына кияүгә чыга. Тормыш иптәше белән ике малай, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә ветеран улы белән яши. 
    Тулырак язманы газетаның алдагы санында укыгыз.

    Альбина Сабирова тексты һәм фотолары.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: