САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлаулар

Балтамак авылында килен каршы алдылар

Балтамак авылында яшәүче Рафис hәм Наилә Фатыйховлар бүген алтын туйларын бәйрәм итәләр.

 Юбиляр гаиләне район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты hәм истәлек бүләкләре тапшырды. Рангазар авыл җирлеге башлыгы Румил Кыямов, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина да тигез тормыш, ныклы гаилә бәхете теләделәр. Төп нигезгә җыелган балалар, оныклар, туганнар да кадерле кешеләрен тәбрикләп, күңел җылысы, хөрмәт бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев