САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Азалак авылында яшәүче Тәкъсинә апаны 85 яшьлек гомер бәйрәме белән тәбрикләделәр

Тәкъсинә Хәбибулла кызы – тумышы белән Азнакай районы Уразай авылыннан.

Язмыш аны Азалак авылында яшәүче Фирдания Хәмидуллина гаиләсенә алып килә. Ялгызы, караучысыз калган ветеранны Фирдания ханым тәрбиягә алган. Быел август аенда аларның бергә яшәүләренә бер ел тулды. Туган якларын сагынса да, Тәкъсинә апа бүгенге көндә ялгызы булмаганына сөенә. 11 яшьлек Рината да мәктәптән сагынып кайта үзен. Иртәгә ветеранга 85 яшь тула. Бүген Өлкәннәр көнендә район җитәкчелеге Тәкъсинә апаны икеләтә сөендерергә исәпләде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин аны гомер бәйрәме һәм Өлкәннәр көне белән тәбрикләп, чәчәк бәйләме, истәлекле бүләкләр тапшырды, Фирдания ханыма да рәхмәт сүзләре җиткерде. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов, “Шәфкать” үзәгенең бүлек мөдире Гүзәл Рәфыйкова, ветераннар советы рәисе Мөҗәлия Фәрлукшина, авылдашлары да котладылар, чәчәк бәйләмнәренә күмделәр. 
Ветеран хакында тулырак язманы газетабызның алдагы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев