САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Николай Сахуриев туган көнен бәйрәм итә

Бүген район авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Яшь, энергиясе ташып торган, инициативалы, перспективалы җитәкчене тәбрикләп, саулык, гаилә иминлеге, тигезлек, күңел күтәренкелеге телибез.

2023 ел нәтиҗәле эш-гамәлләр, җиңү-казанышлар белән дә тарихка кереп кала. Нинди генә өлкәне алсак та — авыл хуҗалыгы, җирле үзидарә, мәгариф, мәдәният, спорт һәм башкасымы — горурланып сөйләрлек, мактанырлык, республикада үрнәк булырлык нәтиҗәләребез күп. Узган 2023 ел нинди истәлекле вакыйгаларга бай булган, шәхси тормыштагы уңышлар нинди — райондашларыбыздан шулар хакында сораштык. 
Николай Сахуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:

— Һәр көнгә шөкер кылып яшәргә кирәк. Яшь барган саен, тормыш кыйммәтләренә ныграк төшенәсең, әти-әниләрнең, әби-бабайларның әйткән сүзләрен кайта-кайта уйлыйсың икән. Узып баручы ел минем өчен үзгәрешләр елы булды. Хезмәт юлымны гел уйламаган өлкә белән бәйләдем. Моңа кадәр үткән юлым, аграр көллияттә, җирле үзидарә органнарында алган тәҗрибәм эзсез калмадылар. Иң мөһиме, минемчә, бу тормышта кешелеклелек сыйфатларын югалтмау мөһим, бигрәк тә — бүгенге зур сынаулар чорында. Бер-береңә ярдәмләшеп эшләү кирәк. Тормыш дәвам итә. Һәр көннән кечкенә генә бәхет эзләп табып, өмет чаткыларын сүндерми яшик, сәламәт булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев