САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Асфия апа гомер бәйрәмен билгеләп үтә

Бүген – 28 ноябрь көнне Азалак авылында яшәүче тыл ветераны Зыятдинова Асфия Шәгъзам кызына 90 яшь тулды.

Аны гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга котлау сүзләрен шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов, авыл ветераннар советы рәисе Мөҗәллия Фарукшина җиткерделәр, ветеранга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, алга таба да бәрәкәтле гомер, килер көннәренең матур булуын теләделәр.
Асфия апа турындагы тулырак язманы газетабызның алдагы саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев