САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Анна апа 90 яшен каршы алды

Ләкедә туып-үскән, күрше Чыршылы авылына килен булып төшеп, шунда гомер кичергән Тимашева Анна Степановна бүген 90 яшьлек олуг юбилеен бәйрәм итә.

 Ул хәзерге көндә Сарманда кызы Зоя гаиләсендә яши. Ветеранны истәлекле көнендә район Советы аппараты эшләре белән идарә итүче Наил Сафин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты белгече Резедә Сәлимгәрәева, балалары, онык-оныкчыклары да Анна апаны юбилее белән котлап, сихәт гомер, кадер-хөрмәт теләделәр.

Анна апа яшь чакларында бәйрәмнәрне ямьләп җырлый торган булган. Бүген дә ул җыр бүләк итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев