САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Алдынгы ферма мөдире Зәкия апага 70 яшь тулды

Әлмәт авылында яшәүче Зәкия Нуриәхмәтова хезмәт юлын авыл хуҗалыгын үстерүгә, шуның 40 елын ферма мөдире булып эшләп, терлекчелеккә зур өлеш керткән хөрмәтле шәхес.

Аны коллективта да, авылда да яраталар, ихтирам итәләр. Балалары, оныклары, туганнары өчен дә зур горурлык, үрнәк булып яши ул. Барлык якыннарын җыеп, берләштереп, барлап торуы өчен дә барысы да зур рәхмәтле аңа. Гомер бәйрәме уңаеннан Зәкия апа бик күп мактау һәм хөрмәт сүзләре кабул итте. Олуг юбилее белән аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләр белән, Рәхмәт хаты, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасын, "ТАССР төзелүгә - 100 ел" истәлек билгесен, чәчәк бәйләме белән бүләк тапшырды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шарипов, "Сарман" агрофирмасыннан Марат Хафизов, Рамил Шакиров, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов, авыл ветераннар советы рәисе Хәмит Рамазанов, балалары, туганнары да юбилярга сихәт гомер, бәрәкәтле тормыш, ныклы сәламәтлек теләделәр.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев