САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

95 яшендә дә Хөмәйрә апа яраткан шөгылен ташламый

Кәүҗияк авылында туып, бүгенге көндә Сарманда улы белән килене тәрбиясендә гомер кичерүче Зарипова Хөмәйрә Нигъмәтҗан кызына 95 яшь тулды.

  • Олуг юбилее белән ветеранны район Советы Аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде. Ул юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, изге теләкләр белән, район башлыгы исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов, уллары, киленнәре дә Хөмәйрә апага бәрәкәтле тормыш, сихәт гомер теләделәр.
    Яшьлегендә кул эшләренә оста булган Хөмәйрә апа бүгенге көндә дә эшсез торуны белми. Кирәк икән, күлмәк итәкләрен, чалбар балакларын бөгеп бирә. Зыялы, гыйлемле ветеран ил-көн яңалыкларыннан да хәбәрдар. Биш вакыт намазын укый, һәркемгә тыныч тормыш, сәламәтлек тели.
  •  
    Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев