САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

60 ел элек Гыйльфановларның туена бөтен авыл халкы килә

Шыгай авылында яшәүче Фәния Заһит кызы белән Караметдин Зиатдин улы Гыйльфановларның гаилә корып яши башлауларына бүген 60 ел тулды.

Бриллиант туйлары белән юбилярларны Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.

Авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Әлфинур Харисова, авылның ТОС җитәкчесе урынбасары, китапханәче, хат ташучы вазифаларын башкаручы Гүзәл Галиева, балалары, оныклары да ветераннарга тигез тормыш, сихәтлек теләделәр.
Гыйльфановларның туйларына бөтен авыл халкы килә.

Бу көнне Караметдин абый белән Фәния апа яхшы хәтерлиләр. Бу хакта тулырак «Сарман» газетасының алдагы саннарында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев