САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

“Яңа ел ностальгиясе” конкурсыбызның чираттагы катнашучылары - Яңа Әхмәт авылында яшәүче Газинур һәм Фәүзия Минһаҗевлар гаиләсе

Әлеге фоторәсемнәр – Яңа Әхмәт авылында яшәүче Газинур һәм Фәүзия Минһаҗевлар гаиләсе архивыннан. Аларда 2000 нче еллар башы Яңа ел бәйрәмнәре сурәтләнгән.

--Бәйрәмгә бер атна кала ук атларны бизи башлый идек. Чанага колхоз исемен язабыз. Ул вакытта хуҗалык “Татарстан” исемен йөртә иде. Аннан 31 декабрьдә күрше-тирә, авыл халкы белән кыңгыраулы тройка атларда урам әйләнәбез. Соңыннан район үзәгенә юнәләбез. Анда үзәк Ял паркында, элек Ленин бакчасы дип йөртелде, зур бәйрәм оештырыла. Төрле хуҗалыклардан җыелган бәйрәмчә бизәлгән тройкалар круг әйләнә, урыннар билгеләнә. 1, 2, 3 нче урыннарны алган елларыбыз булды. Иске Кәшерләр бик истә калган. Фаяз Кашапов әзерләгән тройка һәрвакыт башкаларныкыннан аерылып тора, алдынгы урынны ала иде, - дип искә ала Фәүзия ханым.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев