САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Умарталар бал җыя, күзләр матурлык тоя, - ди Фәйрүзә апа

Дүсем авылының Совет урамында яшәүчеләрнең барысы да диярлек матур-матур чәчәкләр үстерәләр, шуларга карап сокланып, хозурланып гомер кичерәләр.

-Авылга кайтып, яши башлаганга берничә ел гына әле. Әни авырып киткәч, аны тәрбияләргә кайткан җирдән калдык, - диләр Фәйрүзә һәм Фазыл Гайнаншиннар.

Бүгенге көндә ихаталарыннан гөлбакча ясаганнар. Балалар, оныклар кайткач, бергәләп ял итәргә дип, ял зонасы да көйләп куйганнар.

-Чәчәкләрнең күбрәк күпьеллыгын утыртырга тырышам. Хәзергә төрлечә үсәләр әле. Бераз мантып, исәеп киткәч, тагын да матурлап, тиешле урыннарга күчереп утыртырга исәплим, - ди хуҗабикә.

Күпьеллык лилияләр, кыңгырау, розалар, бадан, гортензия, флокслар янына Фәйрүзә апа, рәт-рәт итеп, төрле төсле петунияләр, бәрхет, яран гөлләре утырткан, циннияләр чәчкән. Умарта кортларына да файдалы, хуш исле бал тупларга миңа куныгыз, дип, үзләренә җәлеп итеп үсәләр аллы-гөлле гөлләр, чәчкәләр.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев