САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Сарманлылар өчен “Матур капка” бәйгесе старт ала

Моннан берничә ел элек без газетабыз һәм аның сайтында “Иң зәвыклы бакча” дигән конкурс оештырып җибәргән идек.

 Ул тиз арада сарманлыларның яраткан сәхифәсенә әверелде, конкурста күпләгән кеше катнашты, газета укучыларыбыз матур бакчаларга, капка төпләренә сокланды. Ә быел без “Матур капка” конкурсын башлап җибәрәбез. Чөнки райондашларыбыз арасында матур капкалары белән аерылып торучылар да аз түгел. Ә бу санда без язмабыз геройлары Марсель һәм Венера Сәетшиннарның капка фоторәсемен урнаштырабыз. Сездән дә конкурска матур капка рәсемнәрен көтеп калабыз, хөрмәтле төркемдәшләр! 

Фотоларны һәм үзегез турында кыскача мәгълүматны редакциянең шәхси битенә - https://vk.com/sarmanda яки sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрегез.

Конкурска фотолар кабул итү вакыты 1 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев