«Минем әни – иң шәбе» исемле фотобәйгебезнең чираттагы катнашучысы №15- Сәрия Мирзаянова

Конкурска чит районнан да кушылдылар. Сәрия Мирзаянова Мөслим районы Тат Бүләр авылында яши. Әнисе - Мәхмүдә апа Сарман районы Бикмәт авылыныкы иде. "Әниебез безнең арада юк инде. Әнием иң шәбе икәнен, үзем язган шигырем аша дәлиллисем килде", - ди ул.

Әнкәем соңгы араларда

Төшләремә бер дә кермисең.

Әллә инде минем юксынуны,

Чиксез сагынуны сизмисең.

Елмаюлы карашыңны сагынам.

Балам дигән сузең йөрәктә

"Әнкәй" диеп хәзер кемгә дәшим?

Шунысы бигрәк үтә үзәккә.

Исэән чакта әйткән һәрбер сүзең

Кабат-кабат уйда яңара.

"Хәлең ничек, кызым", дип елмаеп.

Килеп керерсең күк берара.

Саклаучым да әнкәм, яклаучым да

Минем өчен һәрчак фәрештә.

Якты йолдыз булып яна күктә.

Үрнәк булып тора һәр эштә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде