САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

“Күңелле үтә ялларым” фотоконкурсы баруын онытмагыз. Сездән фотолар көтеп калабыз

Җәй – һәркем сагынып көтә, рәхәтләнеп ял итә торган ел фасылы.

Нәкъ менә җәй көне мәктәпләрдә каникуллар башлана, хезмәт кешесе дә шушы вакытта отпуск алырга тырыша. Кемдер ялларын бакчасында эшләп, кемдер урман-кырларда ял итеп үткәрә. Чит илләргә, Рәсәй шәһәрләренә сәяхәткә баручылар да бар. Ничек кенә булса да, ял итүе рәхәт инде. Күңелле мизгелләрне тарихка кертеп, әлбәттә, фоторәсемнәр кала. Менә шуларны исәпкә алып, Сарман матбугат үзәге яңа бәйге оештырырга булды. Ул - “Күңелле үтә ялларым” фотоконкурсы. Төрле җирләрдә ял иткән вакытта төшкән фотоларыгызны безгә дә юллагыз, кадерле дуслар. Бәйге 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Башладык! Җиңүчене “Сарман” газетасына 2019 елның беренче яртыеллыгына подписка көтә.

Фотоларны һәм үзегез турында кыскача мәгълүматны редакциянең шәхси битенә - https://vk.com/sarmanda яки sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрегез.

Фото:https://pixabay.com алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев