САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

"Җиңүчеләр сафын барлыйбыз" акциясенең чираттагы катнашучыбыз №6 - Зарипов Мөхәммәтшәрип Зарип улы

"Җиңүчеләр сафын барлыйбыз" акциясенең чираттагы катнашучыбыз №6 - Зарипов Мөхәммәтшәрип Зарип улы.

Зарипов Мөхәммәтшәрип Зарип улы, Сарман районының Кәүҗияк авылында 1919 нчы елның 15 нче маенда туа.Кәүҗияк мәктәбенендә укый. Тракторист булып эшли.

1939 нчы елны армия хезмәтенә китә, кайтыр көннәре җиткәч 1941 нче елны Бөек Ватан сугышы башлангач сугышка китә. Украина белән Россия арасында электр линияләрен саклаучысы да була, соңыннан стрелковый полкның 12 бүлегендә командир ы булып тора.

Сугыш беткәч чехлар, славяклар ны СССРга каршы булган өчен Казахстанга сөрәләр, шуларны конвой булып озатып бара, 1946 нчы елның декабрендә туган якларына әйләнеп кайта кайта.

13.10.1942 нче елны “ За отвагу ”,”За оборону Москвы ”, 30.11.1944 нче елны “ За победу над Германией” исемле медальләр белән бүләкләнә. Аның турында истәлекләрне хатыны Зарипова Хөмәйрә Нигъмәтҗан кызы сүзләреннән язылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

19

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев