САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

"Җиңүчеләр сафын барлыйбыз" акциясенең чираттагы катнашучыбыз №5 - Зарипова Хөмәйрә

"Җиңүчеләр сафын барлыйбыз" акциясенең чираттагы катнашучыбыз №5 - Зарипова Хөмәйрә.

Зарипова Хөмәйрә Нигъмәтҗан кызы 1926 нчы елны 11 мартында Сарман районының Кәүҗияк авылында ишле гаиләдә 7нче бала булып дөньяга килә.Кәүҗияк мәктәбенең 7 классын тәмамлый. 8 классны сугыш башлану сәбәпле укый алмый.

Бөек Ватан сугышы башлангач, авыл советыннан Ульяновск якларына торф чыгарырга повестка килә.Поезд белән барганнар. Кәүҗияк авылының 16-20 яшьлек кызлары 1943 -1945 нче елларында торф чыгаруда эшлиләр.Бу торфны поездларга ягулык итеп кулланганнар. Чирләп үлүп калучыларыда була, үз куллары белән җирлиләр.Качучы кызларда булган, ләкин Зарипова Хөмәйрә Нигъмәтҗан кызы ахырына кадәр эшли.

1946 нче елның салкын февральләрендә ике көн җәяүләп Бөгелмәдән кайтып җитәләр.Ул вакытта 20 яшьлек кыз сугышның ачы елларын татыган була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

19

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев