САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Зәйдә Никифоров урамы 71 йортта шартлау нәтиҗәсендә берничә фатир зыян күрде +ФОТОЛАР

Зәй муниципаль районы гадәттән тыш хәлләрне профилактикалау, күзәтү эшчәнлеге буенча бүлек башлыгы Ильмир Шаяхмәтов белдерүенчә, шартлауның сәбәбе – газ белән саксыз эш итү.

Биш катлы йортның соңгы катындагы ике фатир тулысынча сафтан чыккан, шулай ук бу каттагы тагын ике фатир һәм 3,4 каттагы фатирлар зыян күргән. Шартлау сәбәпле янгын чыккач кешеләрне йортлардан эвакуацияләү чарасы күрелеп, аларны “Яшьлек” боз сарае кунакханәсенә урнаштыру, тукландыруны оештыру хәл ителә. Билгеле булганча, 4 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, алар үзәк дәваханәгә урнаштырылган, зыян күрүчеләрнең хәлләре стабилле дип бәяләнә.

Гадәттән тыш хәл урынына коткаручылар, ашыгыч ярдәм машинасы, район җитәкчелеге килеп, кичекмәстән мәсьәләне хәл итү чаралары күрелә башлады. Урында ук гадәттән тыш хәлләр комиссиясе җыйналып, килеп туган проблемаларны чишү турында сөйләшенде. Хәзер инде җимерелгән конструкцияләрне күтәрү эше бара. Алар арасында кешеләр калмаганлыкны ачыклауда ярдәмгә Чаллыдан да гадәттән тыш хәлләр коткаручылары килде.   

Фото Ксения Борзенкованыкы.

Чыганак:http://zainsk-rt.ru/news/tema-dnya/bgen-zyd-nikiforov-uramy-71-yortta-gaz-ballony-shartlau-ntisend-bernich-fatir-zyyan-krde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев