САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Юллардагы иминлек хакына

Бу атнада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышы үткәрелде.

 

Аны республика Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров алып барды. Утырышта хәбәр ителгәнчә, узган ел республика юлларында һәлак булучылар саны ике тапкырга кимегән. Моннан биш ел элек бу күрсәткеч 700 кеше булса, 2018 елда юлларда 377 кешенең гомере өзелгән.
Соңыннан район комиссиясе утырышы үткәрелде. Район юлларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рәшит Мадъяров, ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Айдар Мифтахов, “Хуҗалык тәэмин итүе” муниципаль предприятиесе директоры Рамил Ризатдинов информацияләре тыңланды. Утырыш эшендә авыл җирлекләре башлыклары, агрофирма җитәкчеләре, мәгариф тармагының җаваплы хезмәткәрләре һәм башкалар катнаштылар. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев алып барды.

Материал:Зөлфия Шәрипова

Фото:https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев