САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Югалган туристның кулы акула эченнән килеп чыккан

Югалган туристның кулы акула эченнән килеп чыккан. Бу хәл Франциянең яр буйларында булган.

Франциянең Реюньон утравы янында югалган турист Ричард Мартин Тернерның никах балдагы киелгән кулы акула эчендә табылган. Хатыны Верити Тернер белән ял итәргә килгән ир 2 ноябрьдә «хәвефсез зона»да битлек һәм трубка киеп йөзгән. Әмма ул кинәт юкка чыга, ә хатыны, чарасызлыктан, эзтабарлар экспедициясе оештыра.

Берничә көннән соң тотылган акулада Тернерның кулын табалар. ДНК-тест кулның аныкы булуын раслаган. Акула вак сулыкта йөзгәнме, әллә ирне дулкын ачык диңгезгә алып китеп, анда аңа акула һөҗүм иткәнме, билгесез.

Сүз уңаеннан: соңгы өч елда Реюньон яр буйларында акулалар һөҗүме нәтиҗәсендә 11 кеше үлгән.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев