САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Районда юл һәлакәте

Яшь хоккейчылар утырган автобус Сарман районында авариягә очраган. Балалар зыян күрмәгән, аларны һәлакәт урыныннан туганнары машина белән алып киткән.

Кичә яшь хоккейчыларны турнирга алып барган автобус Татарстанның Сарман районында юл-транспорт һәлакәтенә очраган. Бу турыда һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.

«Автобуста 16 кеше булган. Аларның ундүрте — Бөгелмә районы Карабаш бистәсенең хоккей командасында уйнаучы балалар. Алар Сарманга турнирга барырга чыккан булган», - дип сөйләделәр шаһитлар.

Юл-транспорт һәлакәтендә йөртүче һәм яшь пассажирлар да зыян күрмәгән. Һәлакәт урынына балаларның туганнары килгән һәм машинада өйләренә кайтарганнар.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән Сарман районының Александровка авылы тирәсендә балалар утырган «ПАЗ» йөртүчесе «Лифан» җиңел машинасына юл бирмәгән дип хәбәр иткән иде. Һәлакәттә чит ил машинасының пассажиры зыян күргән.


https://tatar-inform.tatar/news/incident/04-01-2020/yash-hokkeychylar-utyrgan-avtobus-sarman-rayonynda-avariyag-ochragan-5714651

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев