САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Уфаның бер дәваханәсендә пациент табибны тукмаган

Уфаның бер дәваханәсендә пациент ир җәнҗал чыгарган һәм табибны тукмаган. Уфада росгвардиячеләр табибка һөҗүм иткән ирне тоткарлаган. Бу хәл узган шимбәдә Орджоникидзе районындагы дәваханәдә булган.

"Башинформ" агентлыгы язуынча, гауга чыгаручы 45 яшьлек Ишембай кешесе булып чыга. Ул элек тә хөкем ителгән булган. Ир башта шәфкать туташларына җикеренә, аларга яный. Дежур табибның кисәтүенә җәнҗалчы ир аңа йодрыклары белән ташлана.

 

Дәваханәдән сигнал килү белән росгвардиячеләр тиз арада килеп җитә һәм, тәртип бозучыны кулга алып, полициягә тапшыра.

фото: http://lipetskmedia.ru

http://matbugat.ru/news/?id=22609

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев