САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Тәрбияче баланы урамда онытып калдырган...

Елап торган кызчыкны бакча яныннан үтеп баручылар күреп калган.

Мәскәү өлкәсенең Клин шәһәрендәге шәхси балалар бакчасы тәрбиячесе урамда баланы онытып калдырган. Бу хакта, “360” телеканалы хәбәр итә.Прогулка вакытында бер баланың күзенә ком эләгә, шуннан соң тәрбияче балаларны кире төркемгә алып керә. Кабаланган педагог бер кызның урамда торып калуын сизми.
Онытылган баланың әнисе сүзләренә караганда, нәни кыз бакчага керә торган баскычка утырып, елап җибәрә. Шул вакытта аңа очраклы узып баручылар игътибар итә һәм аны бакчага кертә. Бу хәлдән соң әнисе балалар бакчасыннан документларын ала. Хатын килешүне өзәргә килгәч, тәрбияче әни кешедән гафу үтенә.
Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү комитеты идарәсе әлеге факт буенча тикшерү башлаган.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев