Түбән Кама сәнәгать зонасындагы янгынны видеога төшергәннәр

Янгын урынына Түбән Кама эзләү-коткару төркеме көчләре юнәлдерелгән.

Шаһитлар Түбән Кама сәнәгать зонасындагы янгынны видеога төшергәннәр. Видео социаль челтәрләрдә чыкты.

«Бүген Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына кичке биштә сәнәгать зонасы территориясендә янгын чыгу турында мәгълүмат килде. Янгын урынына Түбән Кама эзләү-коткару төркеме җибәрелде», – диелгән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәрендә.

 

Татарстан министрлыгында янгын әйләнә-тирәгә һәм шәһәрдә яшәүчеләргә куркыныч тудырмавын хәбәр иттеләр. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

 

Фото: скриншот видео из соцсетей

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    6 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша