САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда яшәүче хатын-кыз ашарга пешергәндә янгын чыгарган

Азнакайда яшәүче хатын-кыз ашарга пешергәндә янгын чыгарган. Янгын Шәйхетдинов урамындагы йорттагы фатирда чыккан.

Азнакайда яшәүче хатын-кыз ашарга пешергәндә чак янмаган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын Шәйхетдинов урамындагы йортта дүртенче катта чыккан.

24 нче янгын сүндерү һәм коткару часте хезмәткәрләре баскычта хатын-кызга тап булган. Аны фатирдан ире алып чыккан. 35 яшьлек хатынны табибларга тапшырганнар.

10 квадрат метр мәйдандагы янгынны 11 минутта сүндергәннәр. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын ашарга пешергәндә ут белән сак эш итмәү аркасында чыккан.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/09/174841/.

Фото:https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев