САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда мотоциклчы һәлак булган авария видеога эләккән +ВИДЕО

Авариядә мотоцикл пассажиры да зыян күргән, төрле имгәнүләр алган ирне хастаханәгә озатканнар.

Алабугада мотоциклчы һәлак булган авария видеога эләккән. Видеоны социаль челтәр кулланучылары Интернетка урнаштырган.

Татарстанның ЮХИДИ хезмәтендә әйтүләренчә, авария 26 июнь көнне  кич, Окружное шоссесында булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, “Шевроле” йөртүчесе борылышта мотоциклчыга юл бирмәгән. Нәтиҗәдә “Кавасаки” мотоциклының 31 яшьлек йөртүчесе җитди имгәнүләр алган. Табиблар ирне хастаханәгә алып киткән, әмма гомерен саклап кала алмаганнар” , - дип сөйләделәр Дәүләт автомобиль инспекциясендә.

Моннан тыш, 29 яшьлек мотоцикл пассажирын да төрле имгәнүләр белән хастаханәгә озатканнар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/27/188832/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев