САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда 92 яшьлек әбине көчләүчене колониягә озатканнар

Чүпрәле районының Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче, моңарчы да хөкемгә тартылган 58 яшьлек ир-ат өлкән яшьтәге хатын-кызның өенә бәреп кергән һәм җенси мөнәсәбәткә керүне таләп иткән.

92 яшьлек әбине кыйнаган һәм көчләгән татарстанлыны биш ел ярымга колониягә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Суд ачыклаганча, узган елның 1 октябрендә Чүпрәле районының Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче, моңарчы да хөкемгә тартылган 58 яшьлек ир-ат өлкән яшьтәге хатын-кызның өенә бәреп кергән һәм җенси элемтәгә керүне таләп иткән.

Әби аның белән йоклаудан баш тарткач, ир-ат берничә тапкыр аның битенә суккан һәм карчыкны көчләгән.

Ир-атны «Йортка законсыз рәвештә үтеп керү», «Җенси характердагы көчләү гамәлләре» һәм «Зыян күрүченең ярдәмгә мохтаҗ булуыннан файдаланып көчләү» маддәләре буенча биш ел ярымга катгый режимлы колониягә хөкем иткәннәр.

ЧЫГАНАК:https://tatar-inform.tatar/news/incident/20-01-2020/tatarstanda-92-yashlek-bine-k-chl-g-n-ir-atny-bish-el-yarymga-koloniyag-ozatkannar-5717295

Реклама

ФОТО:https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X