САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстан приставлары Карелиядә 21 сугышчы җәсәде калдыкларын тапкан

Суд приставлары бер атна “Хәтер вахтасы-2018” Бөтенроссия акциясендә казу эшләрендә булган.

Татарстан приставлары Карелиядә 21 сугышчы җәсәде калдыкларын тапкан. Бу хакта “Татар-информ”га Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең массакүләм-матбугат чаралары буенча баш эксперт белгече Лилия Хәлимова хәбәр итте.

“Хәтер вахтасы-2018” гә Адыгей, Карелия, Калмыкия, Марий Эл, Татарстан, Чувашия, Тверь, Мурманск һәм Чиләбе өлкәләре, Ямал-Ненецк автоном округы һәм башка төбәкләрдән катнашучы суд приставлары җыелган. Бер атна дәвамында алар җир астыннан Бөек Ватан сугышында ятып калган сугышчылар җәсәде калдыкларын табып алган. Татарстан төркемен Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе суд приставы, стажлы эзтабар Юлия Грачева җитәкләгән. “Без солдат җәсәдләрен археологик алым белән бик сак күтәрәбез, җирне сөякләре белән алабыз”, - дип сөйли Юлия.

Бер атна ныклы эш барышында 56 кызылармияче җәсәде калдыгы табылган. 21нче сугышчыны татарстанлылар тапкан. Һәлак булган сугышчыларны 9 августта җирләгәннәр.


 

Фото һәм чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/13/169611/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев