САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Сигез хезмәттәшен үтергән солдат Рамил Шәмсетдинов адвокаты аша мөрәҗәгать белән чыккан

Сигез хезмәттәшен үтергән солдат Рамил Шәмсетдиновның адвокатлары Читада. Яклаучы Равил Тугушев эш нечкәлекләре турында сөйләп, Забайкальеда аның белән бергә юрист Руслан Нагиевның да булуын билгеләп үтте.

Равил Тугушев Рамилгә сак астында тоту рәвешендә кисәтү чарасы 4 айга озайтылды дип хәбәр итә. Алда тикшерү гамәлләре, шул исәптән экспертизалар үткәрү дә каралган.    Адвокат гаепләнүче исеменнән аның мөрәҗәгатен һәм рәхмәт сүзләрен дә җиткерә.   

"Мин Рамил исеменнән әлеге катлаулы вәзгыятьтә аны яклап тавыш бирүчеләргә, аны хуплаучыларга, әтисенә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә", - ди ул. "Матбугат.ру" билгеләп үтүенчә, юристлар үз эшләрен Рамилнең хезмәттәшләрен аффект хәлендә булып үтерүен раслауда төзергә ниятли. 

Фото:https://pixabay.com

 

Тулырак: Рамиль Шамсутдинов через адвоката обратился к россиянам.

https://matbugat.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев