САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

САК БУЛЫГЫЗ, РАЙОНДАШЛАР! Татарстанда мәктәп укучысы батып үлгән

Кичә - 30 майда 16 сәгать 18 минутта Зәй ГРЭСы каналында бер баланың суда батуы турында хәбәр алына. Шуны искәртергә кирәк, бу урында су коену катгый тыелган, кисәтү билгеләре куелган.

Ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре хәбәр итүенчә,  13 яшьлек яшүсмер өч иптәше белән өлкәннәр күзәтүеннән башка  тыелган урында су  коеналар. Ярдан 10 метрлап йөзеп китеп, әлеге  малай суга чума һәм башын калкытып, “коткарыгыз!” дип кычкыра, шуннан соң су астына китә. Иптәшләре аны су астыннан эзләп карый, әмма кызганыч, нәтиҗәсез. Каналның тирәнлеге 3 метр тәшкил итә. 18 сәгать 47 минутта Чаллыдан килгән водолазлар малайның мәетен табып чыгара.
Фаҗига килеп чыгуда малайның  тыелган урында су коену сәбәпче, дип хәбәр итә Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе. Якынча сәбәпләр буенча, су һәм һаваның температурасы  үзгәрү сәбәпле, малайның кулы һәм аягын көзән җыера һәм ул суга бата.

Фото:https://pixabay.com

http://zainsk-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев