САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Райондашыбыз Дамир Гарифуллин Гәрәй Рәхимне хөрмәт итүен әйтте

Бүген Татарстан халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гәрәй Рәхим (чын исеме - Григорий Василий улы Родионов) вафат булган.

- Без күптәнге танышлар идек. Аралашып яшәгәнгә дә, ярты гасыр булгандыр. Бик гади, кешелекле, милләт җанлыклы шәхес иде, урыны җәннәттә булсын, - диде, бу хәбәрне ишеткәч, үзе дә әдәбият дөньясында танылган шәхес - райондашыбыз Дамир Гарифуллин.
Дамир абый язучыга шәҗәрәсен ясап бирә, туган авылы чиркәвенең метрикасын табарга ярдәм итә.
- “Мин телле булдым хәзер. Күпме туганнарымны таптым”, - дип сөенгән иде ул шул чакта. Бергәләп Туфан Миңнуллинның шәҗәрәсен дә барлаган идек, - дип искә алды Дамир абый һәм аның Мәскәүдә күренекле язучы Сергей Михалков белән бергә эшләгән чорлары турында сөйләде.
Гәрәй Рәхим белән бәйле бер мәзәкне дә исенә төшерде ул.
“Шулай бервакытны берничә язучы бер районга әдәби очрашуга баралар. Чара башланганчы, паркта йөреп керергә исәплиләр. Карасалар, парк эскәмияләре буялган һәм аларга “Окрашено” дигән язу беркетелгән икән. Шунда Илдар Юзеев, шаяртып:
- Карале, Григорий, синең киләсеңне алдан белгәннәр бит, “О, керәшеннәр”, дип язып куйганнар, дигән.
Гәрәй Рәхим, уен-көлкене аңлый торган кеше, кушылып, рәхәтләнеп көлгән”.

Альбина Сабирова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев