Рамил Шәмсетдинов белән бергә тагын берничә солдат зыян күргән дип табылган

25 октябрь кичендә Байкал аръягында урнашкан хәрби частьта хезмәт итүче егет хезмәттәшләренә автоматтан ут ача.

Сигез кешенең, шул исәптән ике офицерның гомере өзелә. Әлеге вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган.

“Бу эш буенча Рамил Шәмсетдинов һәм тагын берничә солдат зыян күрүчеләр дип табылды”, – дип хәбәр итте адвокатлары Руслан Нагиев һәм Равил Тугушев . Аларның сүзләренә караганда, Рамил мораль һәм физик көчләүгә дучар булган. Шәмсетдинов белән бергә тагын берничә солдат зыян күргән дип табылган. Ел ахырына кадәр алар хезмәт иткән хәрби частьне таркатачаклар.

Җинаять эше Россия Җинаять кодексының 335нче мәддәсе буенча “хәрби хезмәткәрләр арасында үзара мөнәсәбәтләрнең устав кагыйдәләрен бозу” буенча кузгатылган. Хокук саклау органнары хәбәр иткәнчә, җинаять эше ату белән бәйле хәлне тикшерү кысаларында аерым производстволарга бүленгән.

 

Фото: tatar-today.ru

Чыганак: vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 май 2021 - 14:59
    Вәзирә ханым бәйрәмдә әнисен искә алды
  • 9 май 2021 - 12:44
    Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    9 кеше тавыш бирде
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте